Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә 23 коронавирус очрагы расланган

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6054 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 6 кеше.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
5 кеше хастаханәләргә озатылган, 18 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр— 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 7 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 3 очрак, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда — 14, Әлмәттә — 3, Биектауда 2 кеше коронавирус йоктырган. Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш районнарында берәр очрак теркәлгән.
28 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7183 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6054 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 6 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев