Татарстанда узган тәүлектә 43 кеше короновирус йоктырган
Барлыгы COVID-19 белән авыручылар саны республикада 7889гә җитә.
COVID-19 йоктырган 1 кеше хастаханәгә озатылган, 42 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 9 , 30дан 50 яшькә кадәр — 19, 50дән 60 яшькә кадәр — 9, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 29, Югары Осланда — 5, Әлмәттә — 3, Чаллыда, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск һәм Нурлат районнарында берешәр кеше йоктырган.
20 октябрьгә Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 7899 очрагы теркәлгән.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 6756 кеше савыккан, узган тәүлектә — 15 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев