Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә 50 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада кичә Сovid-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 2, 30дан 50 яшькә кадәр — 9, 50дән 60 яшькә кадәр — 8, 60тан 70 яшькә кадәр — 13, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр — 8 очрак ачыкланган.

Казанда — 24, Чаллыда — 9, Түбән Камада — 4, Балык Бистәсендә — 3, Биектауда — 2, Азнакай, Балтач, Югары Ослан, Минзәлә, Нурлат, Саба, Тукай һәм Чирмешән районнарында берешәр кеше йоктырган.

12 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 584 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 245 кеше савыккан, узган тәүлектә — 74 кеше.

Спутник-V вакцинасы 99 305 кешегә ясалган (соңгы тәүлектә 2 178). Шулардан 41 477 кеше икенче дозаны алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев