Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда вакциналаштыру буенча телеграм-бот эшли башлады

Кулланучылар робот аша вакцинациягә языла ала — сервис моны дәүләт хезмәтләре порталына күчеп яки кайнар линиягә шалтыратып эшләргә мөмкинлек бирә.

Татарстанда Covid-19дан вакцинацияләү буенча телеграм-бот эшли башлады. Аның ярдәме белән республика халкы үз шәһәрендә һәм районында вакцинацияләүнең якындагы пунктын таба, вакцинациягә языла, вакциналар турында иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар өйрәнә, шулай ук якыннары һәм дуслары белән мөһим мәгълүмат белән уртаклаша ала.

«Сәламәт булыйк!» — «Будем здоровы!» ботын эшләтеп җибәрү өчен әлеге сылтама буенча күчәргә, яки телеграмда @vaccine_rt_bot адресын эзләргә кирәк. 

Телеграм-ботның инициаторы һәм эшләүчесе — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев республика халкына вакциналаштыру мөмкинлекләре турында төрле яклап мәгълүмат бирү — төп бурыч, дип ассызыклады.

Кулланучылар робот аша вакцинациягә языла алалар — сервис моны дәүләт хезмәтләре порталына күчеп яки кайнар линиягә шалтыратып эшләргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев