Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яңа ел каникуллары вакытында 30 бала таудан шуып имгәнгән 

Күптән түгел Алабугада булган тетрәндергеч фаҗигане күпләр ишетеп белә: өч яшьлек кыз снегокатта шуганда агачка бәрелеп һәлак булды. 

31 декабрь көнне бала авыр хәлдә Чаллы БСМПсына китерелә. Медиклар аның гомере өчен өч көн буена көрәшә, тик 3 гыйнварда кызчык, авыр җәрәхәтләрдән үлеп китә. 

Кызганычка, тауда шуган вакытта төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алган балалар саны кимеми. Күпләр чана һәм тюбингларда таудан шууның күңелле генә түгел, куркыныч та булуын онытып җибәрә. Аеруча балалар өчен. Быелгы кышкы каникуллар вакытында гына да тюбингларда таудан шуганда баш имгәнү диагнозы белән 30 бала хастаханәгә эләккән. Барлыгы медучреждениеләргә төрле имгәнүләр белән 200гә якын бала мөрәҗәгать иткән. 25 бала госпитализацияләнгән, кайберләренә операция ясалган. 

Имгәнүләрнең күпчелеге — умыртка баганасы травмалары. Аларны тюбингларда һәм ледянкаларда шуганда алырга мөмкин. Таудан махсус җайланмаларсыз шуганда да мондый имгәнү алырга була. Балалар агачка, стенага, баганаларга, бер-берсенә башлары белән бәрелә. Врачлар әйтүенчә, биектән зур тизлек белән төшкән вакытта алган мондый имгәнүләр, гадәттә, иң еш очрый торган һәм иң катлаулысы булып санала. 

Ватрушкада аска таба очканда, бала аны туктата да, бора да алмый. Шуңа күрә мондый күңел ачулар аеруча куркыныч. Тимераякта шуган вакытта да бик сак булу киңәш ителә. Ә менә чаңгыда шуу, табиблар фикеренчә, иң ышанычлы һәм имгәнүләрсез спорт төре булып санала. 

Шулай итеп, бала таудан шуганда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк?

— шуарга әти-әниләр белән барырга. Өлкәннәр, башка эшләргә илтифат итмәстән, баланы тиешле дәрәҗәдә контрольдә тотарга тиеш.

— шуу өчен махсус җиһазландырылган тауны сайларга кирәк. Урманда яки парктагы таулар бала өчен куркыныч. 

— кышкы күңел ачуларның нәтиҗәсе начар булмасын өчен, балаларга тауда саклаучы экипировка һәм тикшерелгән инвентарь белән куллану шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев