Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яңа елда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 7,4 процентка артырга мөмкин

2021 елның беренче алты аенда торак-коммуналь хезмәтләр бәясе үзгәрмәячәк.

2021 елның июленнән Татарстанның эре муниципалитетларында коммуналь хезмәтләргә бәяләр — 7,4, авыл җирлекләрендә 4,4 процентка артырга мөмкин. Тиешле указга 14 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
Документта 2021 елның беренче алты аенда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр үзгәрмәячәк, әмма 1 июльдән бәяләр артырга мөмкин, дип хәбәр ителә.
Казан, Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Җәлил, Болгар, Тәтеш, Чистайда, шулай ук башка торак пунктларда бәяләр 7,4 процентка артырга мөмкин. Әмма авыл җирлекләренең күпчелек өлешендә тарифлар үсеше 4,4 проценттан артмаячак.
«Әлеге указ рәсми басылып чыккан көненнән соң ун көн узгач үз көченә керә», — диелә документ текстында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев