Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яңгыр, яшен һәм җилнең вакытлыча көчәюе көтелә

Иртәгә көннең икенче яртысында һәм кич белән һава торышына фронталь бүленеш тәэсир итәчәк

Иртәгә Татарстанның көнбатыш һәм төньяк районнарында яңгыр, яшен һәм вакытлыча җилнең көчәюе көтелә. Һава торышы үзгәрүенең сәбәбе көннең икенче яртысында һәм кич белән тәэсир итәчәк фронталь бүленеш.
Моның турында "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең һава торышын фаразлау бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.
Бүген һава торышы 23-28 градус җылылык белән тыныч торачак. Төнлә бераз салкынайта - 9-14 градус җылылык.
Иртәгә көннең икенче яртысында һәм кич белән фронталь бүленешнең якынаюына бәйле һава торышы үзгәрә башлаячак. Татарстанның көнбатыш һәм төньяк районнарында кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә, яшен булганда вакытлыча җилнең көчәюе мөмкин.
Һаваның температурасы 23-28 градус җылылык тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев