Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ял көннәрендә эссе һәм коры булачак

Республикада 32 градуска кадәр җылы, явым-төшемсез һава торышы көтелә.

Татарстанда эссе һәм дымлы һава торышына алмашка коры һәм салкынча һава килде. Ул атна ахырына кадәр дәвам итә, әмма ял көннәрендә температура тагын күтәрелә башлый. Бу ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза ТИ.

«Алдагы көннәрдә республика территориясендә һава шартларын антициклон билгели. Явым-төшем ихтималы аз. Бары тик шимбә көнне иртән һәм көндез атмосфера фронты якын булу сәбәпле, төньяк-көнбатыш районнарда яңгыр яву ихтимал», — диелгән синоптиклар хәбәрендә.

Бүген, 6 августта, Татарстанда төнлә +9...+14 градус һәм көндез +23...+28 градус җылы була. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. 

Шимбә, 7 августта, төнлә +10, +15 градус, көндез +25, +30 градус булачак. Якшәмбе, 8 августта, төнлә +12...+17 градус, көндез +27...+32 градус җылы булуы көтелә.

Метеорологлар фаразы буенча, киләсе атна башында Татарстанда коры һава торышы саклана. Температура кабат +30...+34 градуска кадәр күтәрелә. Төбәктә урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе гамәлдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев