Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе тәмамланып килә

Акция барышында авыр тормыш ситуациясенә эләккән татарстанлылар волонтерлык, финанс, мәгълүмати, белем бирү һәм башка төр ярдәм алдылар.

Акция Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм Ак Барс банк финанс ярдәме белән үткәрелә. 
Бөтен республика буенча волонтерлар азык-төлек җыелмаларының соңгы партиясен тараталар. Волонтерлар хәрәкәтенә Ак Барс банк хезмәткәрләре дә кушылды. 
55 меңнән артык гаилә ярдәм алды — бу 220 меңгә якын җыелма. 
Алучылар исемлеген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм муниципалитетлар билгеләде. Аңа ветераннар, ялгыз пенсионерлар, аз тәэмин ителгән, медицина хезмәткәрләре, шулай ук пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр кергән. 
Хәйрия акциясенең актив катнашучылары — предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар һәм җәмәгатьчеләр, хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар. 
«Хәзерге кебек ситуацияләрдә ышанычлы җилкәңне, үз бәлаңда ялгыз түгел һәм ярдәм итәргә әзер кешеләр табылуыңа ышанычны булдыру мөһим», — дип билгеләп үтә акциянең әһәмиятен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев