Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яшәүче хатын-кыз печән астында калып үлгән

Печән түкләре тутыргач, сарай түбәсе ишелеп төшә. 

Кичә Актаныш районының Суыксу авылында яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз печән түкләре астында калып һәлак булган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Якынча белешмә буенча, хатын-кыз үзенең танышлары белән бергә печән түкләрен сарай түбәсе астына ташыган. Эш тәмамлангач, ул җиргә төшкән. Шул вакытта түбә печән авырлыгыннан ишелгән.

Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз урында ук вафат була. Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, тикшерү эшләре башланган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев