Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яшәүчеләрне Кремль чыршысы тамашасын карарга чакыралар

Федераль каналларның берсендә пандемия аркасында тамашачыларсыз узган әкияти тамаша трансляциясен күрсәтәчәкләр.

7 һәм 13 гыйнварда Гомумроссия Кремль чыршысын — «Пятое время года, или Кто придумал Новый год» яңа ел мюзиклын трансляциясе кабат күрсәтеләчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Кремль сарае сәхнәсендә төп чыршы бәйрәме тамашачыларсыз узды. Яңа ел тамашасы Мәскәү Профсоюзлар федерациясе тарафыннан Мәскәү Хөкүмәте һәм Россия Президентының Эшләр белән идарә итү бүлеге белән берлектә оештырылды.

Әкиятнең төп геройлары — Бәйрәм традицияләрен саклаучы һәм Гаджет. Алар Яңа ел бәйрәменең серләрен чишәләр, Яңа елны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләрен һәм елның бишенче вакыты турында белә. Персонажлар үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт ясый һәм Политехника музеенда, Борынгы Римда, Яңарыш дәверендә Италиядә һәм Петр хакимлек иткән Россиядә булачак.

Татарстанда яшәүчеләр әкият тамашасын 7 гыйнварда 19.30 сәгатьтә һәм 13 гыйнварда 17.00 сәгатьтә «Карусель» каналында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев