Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яшәүчеләрнең яртысында коронавируска каршы антитәнчекләр бар

Республикада сайлап алынган өч меңгә якын кеше сынау узды.

Роспотребнадзорның сынау проекты буенча Татарстанда өч меңгә якын кешенең яңа коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләрен тикшергәннәр. Сентябрьдә антитәнчекләр халыкның 45,2 процентында табылган. Бу хакта туры эфирда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

«Без популяция иммунитетын өйрәндек — ул 2947 кешедәге антитәнчекләр. Бу безнең республиканың һәр муниципаль берәмлегендә бер үк санда кешеләр һәм төрле яшь төркемнәрендә бер үк төрле затлар саны. Бу шактый репрезентатив сайлау, аны бөтен республикага карата кулланырга мөмкин», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең республикадагы җитәкчесе.

Сентябрь аенда сынау үткәрелгән кешеләрнең 45,2 процентында антитәнчекләр табылган, июнь аенда бу күрсәткеч 31,3 процент тәшкил иткән.

Патяшина сыналучыларның күбесе коронавирус авыруын бернинди симптомнарсыз (93,8 проценты) кичергәнен әйтте. Тикшеренү мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм медицина хезмәткәрләренең күбесе авырып терелгәнлеген күрсәткән.

Хәзер Татарстанда күмәк иммунитетка тест үткәрүнең өченче этабы уза. Марина Патяшина бу юлы тикшеренү Татарстан халкының 60 процентында антитәнчекләр булуын күрсәтер, дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев