Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яшенле яңгыр яварга мөмкин

Синоптиклар бу көннәрдә алмашынучан һава торышы турында кисәтте. 

Сишәмбе, 13 июльдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Җил төньяктан,төньяк-көнбатыштан, яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы 14-19 градус, көндез — 25-30 градус җылы булачак. 

Чәршәмбе, 14 июльдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, дип фаразлый синоптиклар. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм боз яварга мөмкин. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, яшен вакытында ул секундына 15-20 метр тизлектә исәчәк. Төнлә 14-19, көндез һава 25-30 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев