Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Яшьләр үзәкләрен торгызуга 2 миллиард сум акча биреләчәк

Казанның “Мәскәү” мәдәният үзәгендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев һәм башкалар катнаша.

Татарстанның һәр районында яңартылган Яшьләр үзәкләре барлыкка киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Коллегиягә берничә көн кала Президент белән очрашуда Татарстанда Яшьләр үзәкләрен реновацияләү турында сүз булды. Моның өчен 2 млрд. сум акча биреләчәк”, — диде Дамир Фәттахов.

Ул Татарстанда 217 үсмерләр клубы булуын һәм аларга да игътибар булачагын хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев