Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда җәйге ялга туристлар өчен уникаль тәкъдимнәр эшләнгән

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты җәйге ял сезонында яңа тәкъдимнәр әзерләгән.

Татарстанда җәйге ялга туристлар өчен уникаль тәкъдимнәр эшләнгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренә караганда, тәкъдимнәр Россия һәм төбәк туристлары өчен эшләнгән. Әлеге эштә отельерлар һәм рестораторлар катнашкан. 
Әйтик, «Ике төн бәясе буенча өч төн» акциясе бер төнне бүләккә, икесен броньлаган вакытта алу мөмкинлеге бирәчәк. Ә бу тәкъдимгә бонус итеп Татарстан башкаласы буйлап ике сәгатьлек экскурсия барачак. Акциядә Казанның 24 отеле катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев