Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда үзизоляция режимы үтәлешен 2,5 меңнән артык хокук сакчысы тикшерә

Республикада 14 шәһәрдә керү һәм чыгу аерым тәртиптә оештырылган.

Татарстанда изоляция режимы үтәлешен 2,5 меңнән артык хокук сакчысы тикшерә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.

"Бүген 2500 хокук саклау органнары вәкилләре республика территориясендә куркынычсызлыкны тәэмин итә. Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре көн саен патрульгә чыга, шәһәргә керү һәм чыгу нокталарында кизү тора", — ди Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

"Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклаучыларның бүгенге шартларда бик мөһим эш башкарганнарын билгеләп үтә. Алар шәһәрдә тәртип үтәлешен дә, гражданнарның куркынычсызлыгын да кайгырта", — диде ул.

Республикада 14 шәһәрдә керү һәм чыгу аерым тәртиптә оештырылган. Изоляция үтәлешен ЮХИДИ хезмәткәрләре дә тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев