Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстандагы «Пятерочка» кибетләрендә газета-журналлар сатылачак

Аларны вендинг автоматы аша алып булачак.

Казанда X5 Retail Group компаниясенең Татарстан товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү буенча конференция эшли башлады. 

«Татмедиа» медиахолдингы «Пятерочка» кибетләрендә газета һәм журналлар сата башлый. Басма матбугатны вендинг автоматларында алырга мөмкин булачак. Бу хакта бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка докладында хәбәр итте, дип яза «Татар-Информ» МА. 

Садыйков сүзләренчә, Х5 Retail Group белән хезмәттәшлек формасы табылган. Хәзер вендинг автоматлары урнаштыру көтелә. 
«Татмедиа» АҖ генераль директоры хәбәр иткәнчә,басма продукция сатуның яңа формалары ярдәмендә газета һәм журналларны сату күләме 75 процентка арткан. «Татмедиа» басмаларын сату нокталары саны узган ел 25 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев