Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанга киләсе атнада көчле салкыннар киләчәк

Республикага суыкларны төньяктан һава агымнары китерә.

Татарстанга көчле салкыннар киләчәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Дүшәмбе көнне, 11 гыйнварда, көньяк циклон көнчыгышка киткәннән соң, республикада суыта башлый. Һава шартларының үзгәрүенә төньяктан һава агымнары сәбәп булачак, дип искәртә метеорологлар.

Һава температурасы төнлә дә, көндез дә −12дән алып −17 градуска кадәр булачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә аязганда, шулай ук төбәкнең көнбатыш өлешендә термометр баганалары 22 градуска кадәр салкынны күрсәтәчәк. Төнлә һәм иртән кар явуы, аерым районнарда буран көтелә. Көндез урыны белән генә кар явачак.

Төнлә һәм иртән, 12 гыйнварда, һава температурасы −22дән −27 градуска кадәр, аязган вакытта урыны белән −32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары −17..-22 градустан югарырак күтәрелмәячәк. Кайбер урыннарда кар явуы ихтимал.

Синоптикларның якынча фаразына караганда, чәршәмбе, 13 гыйнварда, «республикада бик салкын була һәм бераз кар явачак». Төнлә 28-33 градуска һәм көндез 19 дан алып 24 градуска кадәр салкын булачагы фаразлана.

Һава шартлары пәнҗешәмбе көнне, 14 гыйнварда, чираттагы атмосфера фронты килгәннән соң үзгәрә башлаячак. Татарстанда, көнбатыш районнардан башлап, кар явачак, көндез урыны белән көчле кар көтелә. Бураннар һәм көчле җил белән күз күреме шактый начарлану ихтималы бар. Төнлә −22дән −27 градуска кадәр (көнчыгышта −31 градуска кадәр) җитүе көтелә. Көндез һава температурасы −12...-17 градуска кадәр күтәрелә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил була.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев