Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанга «Тәртип» радиосы кайтты

Хәзер радио «Болгар» радиостанциясе кысаларында көн саен алты сәгать эшли.

Татарстанда «Тәртип» радиосы үз эшен башлап җибәрде. Бүгенге көннән Казанда 93.1 FM ешлыгында радиостанция тапшыруларын тыңларга мөмкин. Бу хакта «События» порталы яза. 
28 августтан башлап радио Яр Чаллыда 90.2 FM ешлыгында эшли башлаячак. Радиостанциянең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева радио тест режимында 2008 елда ук эшли башлады, дип сөйләде. Тик ике айдан соң үз эшчәнлеген туктаткан. Ә 2014 елда ул янә FM-ешлыкта эшли башлады. 
Ризәлә Исмәгыйлева билгеләп үткәнчә, максат — үткәннәрдән иң яхшысын кайтару, девизы — үткән белән көткән арасында күпер салу. Ә исеме «күңелдә, кешенең рухи дөньясында тәртип» дигәнне символлаштыра. 
Хәзер радио «Болгар» радиостанциясе кысаларында көн саен алты сәгать эшли. 
«Тәртип» 93,5 FM ешлыгында булганда, безне интернетта Казан янында урнашкан районнарда яшәүчеләр дә тыңлады. «Болгар» радиосы ярдәмендә без Татарстанның барлык почмакларына барып җиттек«, — ди Ризәлә Исмәгыйлева. 
Радиостанциянең баш мөхәррире Татарстан җитәкчелегенә «Тәртип» радиосын аерым ешлыкка кайтару мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев