Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанга яшенле яңгырлар килә

Башлангыч фараз буенча, 14 нче июньдә явым-төшем әкрепләп туктый.

Иртәгә Татарстанда бик җылы һәм тотрыксыз һава торышы булуы көтелә. Көндез - 24-29, көньяк-көнчыгышта - 32 градуска кадәр җылы.

Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр явуы ихтимал, җилнең тизлеге - 15-20 м/с.

Республика территориясендә гадәттән тыш янгын чыгу куркынычы саклана.

11-13 нче июньдә күпчелек районнарда вакытлыча яшенле яңгырлар явачак. Һава температурасы әкренләп төшә, көндез 15-20, көньяк-көнчыгышта 24 градуска кадәр җылы була.

Кайбер районнарда боз явуы һәм җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе ихтимал. Күпчелек территорияләрдә урманнарда янгын чыгу куркынычының 4 нче һәм 5 нче классы саклана.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең башлангыч фаразы буенча, 14 нче июньдә явым-төшем әкрепләп туктый. Температура фоны 20-25 градус җылыга кадәр күтәрелә.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев