Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар 2021 елга министрлыклар эшенең приоритетлы юнәлешләрен билгели

Республиканың социаль юнәлешле алты министрлыкның төп максатлары һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү башланды.

Бүген, 2 ноябрьдә, ТР дәүләт хезмәтләре порталында «Опросы жителей» бүлегендә (https://open.tatarstan.ru/polls/) һәм «Услуги ТР» мобиль приложениесендә социаль блокка керүче алты министрлыкның төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү башланды. Сүз сәламәтлек саклау, мәдәният, фән һәм мәгариф, хезмәт, спорт һәм яшьләр эшләре министрлыклары турында бара. 
Сораштыру 1 дкабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук, оештыручылар белдерүенчә, министрлык белгечләре тәкьдим иткән бурыч һәм максатлар өчен тавыш бирүдән тыш, үз вариантларыңны да тәкьдим итәргә була. 
Һәр министрлык өчен 5-7 приоритетлы максат билгеләнәчәк. 
Проект турында тулырак мәгьлүматны http://publictasks.tatarstan.ru махсус порталында һәм ведомстволарның сайтларында «Публичное формирование целей и задач» бүлегендә табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев