Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар алимент түләттерүгә кагылышлы сорауларын суд приставлары җитәкчелегенә бирә алачак

Сорауларны видеоконференцэлемтә режимында бирергә мөмкин булачак.

2 апрельдә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге катнашында алимент түләттерү мәсьәләләре буенча гражданнарны республика күләмендә беренче кабул итү үткәрелә.

Алиментлар түләтүгә бәйле сорауларны башкарма производство яклары видеоконференцэлемтә режимында бирә алачак.

Кабул итүгә 8(843)514-92-21 телефон номеры буенча 30 мартка кадәр язылырга мөмкин.

Кабул итүгә язылган гражданнар яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегенә килеп, турыдан-туры идарә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев