Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар бәйрәмнәргә әзерлек вакытында Covid-кагыйдәләрне ешрак боза

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе ике атна эчендә 370 кибетне тикшергән.

Яңа ел бәйрәменә әзерлек вакытында республика халкы һәм кибет хезмәткәрләре санитар-эпидимиологик кагыйдәләрне ешрак боза. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Җитәкче сүзләренчә, ике атна эчендә 370 кибет тикшерелгән. Иң беренче чиратта бәйрәм алды сәүдәсе оештыручы сәүдә үзәкләре тикшерелгән. Шуларның 25ендә ковид-кагыйдәләрне бозу ачыкланган, бу 6,7 процент дигән сүз. Кызганычка, әлеге вакыт аралыгында ачыкланган кагыйдә бозучылар өлеше гомумән күзәтү периодының уртача өлешеннән ике тапкырга артык, ди Авдонина. 

Яңа ел алдыннан сатып алучылар күп булганлыктан, сатучылар да короновирус инфекциясен профилактикалау чаралары турында оныта. Роспотребнадзор хезмәткәрләре ачыклаганча, сатучылар еш кына шәхси саклану чараларын кулланмый, антисептиклар белән файдаланмый һәм социаль дистанцияне сакламый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев