Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар COVID-19дан прививканы 40 медицина учреждениесендә ясата алачак

Вакцинаның беренче партиясе 3700 дозадан гыйбарәт.

Татарстанның 40 медицина учреждениесе «Спутник V» вакцинасын кабул итәргә әзер. Иреклеләрне вакцинацияләү препаратны республикага алып кайтуга ук башланачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.
«Барлык медицина учреждениеләре дә вакцинаны кабул итәргә әзер. Киләсе атнада беренче партияне көтәбез, бу 40 медицина учреждениесе өчен 3700гә якын доза дигән сүз. «Спутник V» вакцинасы коронавирус инфекциясе һәм антитәнчекләр бармы-юкмы икәнлеген генә тикшерүне таләп итә. Бары тик ике анализ гына тапшырырга кирәк», — дип ачыклык кертте Галимова.
Республикада шулай ук «ЭпиВакКорона» вакцинасы да сынаулар уза. Әмма ул пациентларны тагын да җентекләбрәк тикшерүне сорый. Сынаулар инде башланды, волонтерлар үзләрен яхшы хис итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев