Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар «ФормART» фестиваленең иң яхшы эшләре өчен тавыш бирә ала

Күңелгә хуш килгән эш өчен 31 октябрьгә кадәр тавыш бирергә була. 

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «ФормART» исемле стрит-арт фестивалендә катнашучы иң яхшы эш өчен тавыш бирү башланды. 
Тавыш бирү 31 октябрьдә төгәлләнә, һәр катнашучыга номер бирелә. Тавыш бирүнең аермасы шунда, башка регионда яшәүчеләр тавыш биргән эшләргә өстәмә балл биреләчәк. Катнашучылар нибары бер конкурсант өчен тавыш бирә ала. 
Җиңүчене билгеләр өчен 8 (800) 301-50-23 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Шалтырату бушлай. Фестиваль нәтиҗәләре ноябрьнең беренче декадасында билгеле була. 
Татарстаннан фестивальдә рәссам Азат Шакиров катнаша. Быел тавыш бирү темасы итеп короновирус белән көрәштә бердәмлек темасы алынды. Азат Шакиров эшенең нигезендә — ябылучы умарта образы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев