Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар «Минем юл» россиякүләм бәйгесендә үз муниципалитеты өчен тавыш бирә ала

Казан, Тәтеш, Болгар, Минзәлә, Баулы һәм Түбән Кама конкурста катнашу өчен заявкалар биргән.

Россия шәһәрләре арасында «Моя дорога» конкурсы игълан ителде. Республиканың алты шәһәре бәйгедә катнашырга теләк белдерде, дип хәбәр итә Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә биш муниципалитет сайлап алыначак. Аларның территориясендә юлларны һәм шәһәр мобильлеген проектлау буенча халыкара практикаларны яраклаштыру буенча карар кабул ителәчәк. 
Казан, Тәтеш, Болгар, Минзәлә, Баулы һәм Түбән Кама конкурста катнашу өчен заявкалар биргән инде. Пилот проектта катнашучы шәһәрләр һәм үз муниципалитетың өчен быелның 30 декабренә кадәр тавыш бирергә була. 
Бәйге инициаторы: яңа проектларны үткәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Россия фәнни-тикшеренү юл институты (РОСДОРНИИ).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев