Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар элмә такта һәм күрсәткечләрдәге хаталар турында хәбәр итә ала

Хата турында "Халык контроле«нә язарга кирәк.

Элмә такта яки күрсәткечтә хата табылган яки татар теленә тәрҗемәсе булмаган очракта, «Халык контроле» системасына шикаять язарга була. Гариза бирү тәртибе турында ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде. 
Моның өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм «Народный контроль» мобиль приложениесеннән файдаланырга кирәк.
Хәбәр калдыру өчен «Ошибки в названиях и надписях» категориясен сайларга, фотоматериалны беркетеп, адресны күрсәтергә, вакыйга исемен язарга, төгәл мәгьлүмат бирергә, бастыру турында кагыйдәләр һәм шәхси мәгьлүматны эшкәртүгә ризалык белдерергә кирәк. 
10 көн эчендә заявкага статус бирелә.
Хаталар турында системаның «Организация дорожного движения» категориясендә дә хәбәр итеп була, дип ассызыклады Сәрия Сабурская.
ТРның «Народный контроль» системасы эшли башлаганнан бирле, быелның 1 октяберенә «Ошибки в названиях и надписях» категориясенә барлыгы 183 мөрәҗәгать килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев