Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар Яңа елга чын чыршыларны азрак сатып ала башлаган

Узган ел белән чагыштырганда, чын чыршы сату күләме сизелерлек кимегән.

Татарстанда махсус Яңа елга 10 меңгә якын чыршы үстерелгән һәм 30 тоннадан артык ылыс ботаклары әзерләнгән. Узган елда 2 мең үсентегә күбрәк булган.
Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итә. Зарипов сүзләренчә, сату күләме, узган ел белән чагыштырганда, сизелерлек кимегән. 
Чын чыршыларны сатып алу күләменең кимүе, кешеләрнең ясалма чыршыларга күчүе белән бәйле, дип фаразлыйлар министрлыкта. Яңа ел гүзәлен сатып алу өчен урманчылыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда агачны кисеп, заказчикка тапшырачаклар. 
Чын чыршы сатучының закон таләпәренә туры китереп төзелгән сату-алу килешүенең күчерелмәсе һәм товар накладное булырга тиеш. Товар башка төбәкләрдән китерелгән очракта, карантин сертификаты булу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев