Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларга гаилә белән Яңа елны каршы алу һәм Covid йоктырмау турында сөйләделәр

Иң куркынычсызы — бәйрәмне саф һавада билгеләп үтү.

Яңа ел бәйрәмнәре короновирус йоктыру белән ямьсезләнмәсен өчен, бәйрәмне гаилә белән каршы алу хәерлерәк. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Җитәкче сүзләренчә, 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләргә контактларны киметү зарур. Инде алар янына барып бәйрәм белән котларга теләсәгез, бар профилактика чараларын саклап, битлек киеп барырга һәм анда озак вакыт тормаска тырышырга кирәк. Шулай ук спикер, туганнар үзара озак вакыт аралашмаган булса, Яңа елга бергә җыелудан баш тартырга кирәк, дип киңәш бирде. 

Бары тик бер фатир яки йортта яшәүче туганнар гына җыелып бәйрәмне куркычсыз итеп уздыра ала. 

Ә иң яхшысы — бәйрәмне саф һавада уздыру, дип киңәш итте Любовь Авдонина. Бу — дүрт стенада утырудан күпкә куркынычсызрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев