Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларга короновирусны антибиотиклар белән дәваларга ярамау сәбәпләрен аңлаттылар

Үзлектән антибиотик препаратларын куллану авыруның көчәюенә китерергә мөмкин. 

Врачтан башка антибиотик кабул итү башка заманча препаратларның нәтиҗәлелеген киметә. Бу хакта Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-клиник фармакологы Раушан Мәмлиев сөйләде. 
Бактериаль инфекция татарстанлылар кабул итәргә гадәтләнгән даруларга бирешми, дип билгеләп үтте Мәмлиев. 
Табиб әйтүенчә, кайбер әти-әниләр балаларына барлык чирдән тизрәк антибиотик бирергә ашыга. Бу — нигездә дөрес түгел, чөнки мондый препаратлар кабул итүдән огранизмга төрле тискәре йогынты булырга мөмкин.
Мисалга, бер әни, дозасын арттырып, баласына антибиотик биргән. Нәтиҗәдә, бала реанимациягә эләгә һәм гепатит белән авырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев