Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларны “Буыннар бәйләнеше – хатларда тарих” проектында катнашырга чакыралар

Безнең һәркайсыбыз фронтовикларның хатына җавап биреп, үткәнгә хат җибәрә ала.

Татарстанлыларны “Буыннар бәйләнеше – хатларда тарих”акциясендә катнашырга чакыралар. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Россиядә Хәтер һәм дан елына багышланган.

historyinletters.ru сайтында һәркем теләсә кайсы форматта үткәнгә хат җибәрә ала. Хатны солдатларга, тыл хезмәтчәннәренә, аларның фронт хәбәрләренә җавап итеп язарга була.

Шулай ук, әгәр сезнең архивта фронт хатлары бар икән, сез аларны порталга күчереп куя аласыз. Хикәяләр дә кабул ителә. Алар арасында җиңүчеләр ачыкланачак.

Конкурс 15 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев