Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларны финанс белемнәрен бәяләргә чакыралар

Онлайн-зачет 7-16 декабрьдә үтә.

Теләге булган һәркем 7 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр финанс белемнәренең дәрәҗәсен белә алачак. Моның өчен финанс грамоталылык буенча гомумроссия онлайн-зачетта катнашырга кирәк. 
Катнашучылар финанс мәсьәләрендә белемнәренең ни дәрәҗәдә яхшы булуын бәяли алачак. Моннан тыш, белем дәрәҗәсе югары булмаган сораулар буенча шәхси киңәшләр биреләчәк. 
Зачет ике өлешкә бүленгән. Вклад, кредит, иминиятләштерү турындагы сораулардан тыш, эшмәкәрләр өчен аерым биремнәр каралган.
Зачетны үтәргә бер сәгать вакыт бирелә. 20 һәм 30дан артык сорауга дөрес җавап бирүчеләргә исемле сертификат тапшырылачак. 
Зачетны Россия банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгы оештыра.
Искәртик, онлайн-зачет өченче мәртәбә уздырыла. 2018 һәм 2019 елларда бу чарада, чит ил кешеләрен дә кертеп, 500 меңнән артык кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев