Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларны короновирус препаратлары белән ОРВИны дәваламаска чакыралар

Даруларны уйламыйча куллану сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. 

Сезонлы вируслы авыруларны короновируска каршы препаратлар белән дәвалау сәламәтлеккә начар тәэсир итәргә мөмкин. 
Әлеге мәгьлүматны ТР сәламәтлек саклау министры урыбасары, Казан шәһәренең сәламәтлек саклау Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков җиткерде.
Короновирусны дәвалый торган препаратларның үз күрсәтмәләре бар, шуңа күрә аларны ОРВИ вакытында кулланырга ярамый, дип билгеләп үтте җитәкче.
Теләсә кайсы даруны кулланыр алдыннан, аның инструкциясе белән танышырга кирәк, ди министр урынбасары. Мондый төрле терапияне медиклар билгеләгән очракта гына кабул итү мәҗбүри. Моннан тыш, әлеге препарат бары тик рецепт буенча гына сатылырга тиеш. 
«Covid-19 диагнозы куелган очракта да, кичекмәстән бу препаратны куллана башларга дигән сүз түгел. Анда да төгәл күрсәтмәләр бар», — дип сөйләде Жаворонков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев