Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларны спорт объектлары эшчәнлеген яңарту турында фикер алышырга чакыралар

Онлайн-чара 2020 елның 23 июлендә узачак.

Республика халкын «Covid-19 шартларында спорт объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм эшчәнлекне яңарту турында» онлайн-семинарда катнашырга чакыралар. Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы хәбәр итә, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.
Онлайн-семинар бурычлары:
1.    Физик культура һәм спорт өлкәсендә чикләүләр режимыннан этаплап чыгу буенча Россия Спорт министрлыгы һәм Роспотребнадзор рекомендацияләрен үтәүне тәэмин итү.
2.    Рәсми спорт чаралары вакытында җәмәгать тәртибе, җәмәгать куркынычсызлыгы һәм спорт объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгы өлешендә таләпләрнең үтәлешен бәяләү. Кирәк булган очракта аларны яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләү.
3.    Куркынычсызлык, террорчылыкка каршы яклану һәм Covid-19 таралуны профилактикалау (термоконтрольне тәэмин итү, битлек режимын, социаль дистанцияне үтәү, килүчеләрнең күпләп җыелуын булдырмау) юлларын һәм ысулларын билгеләү, шул исәптән яңа биометрик технологияләр, видеоаналитика, интеграция һәм бурычларны берләштерү юлы белән, — диелә хәбәрдә.

Семинарда каралачак төп мәсьәләләр:
— спортчыларның, оештыручыларның һәм җанатарларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге, эпидемиягә каршы чараларны үтәү, шулай ук җәмәгать тәртибен, куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы якланганлыкның үтәлеше;
— штаблар эшен, шулай ук кызыксынган барлык органнар һәм оешмаларның уртак эшен оештыру;
— Covid-19 таралуны профилактикалау шартларында спорт чараларын оештыручыларның һәм спорт корылмалары хуҗаларының таләпләрен, процедураларын һәм чыгымнарын структуралаштыру.

Чарада спорт инфраструктурасы объектлары, спорт федерацияләре һәм төрле спорт төрләре лигалары, спорт клублары һәм оешмалары милекчеләре һәм җитәкчеләре, физкультура һәм спорт өлкәсендә идарә органнары җитәкчеләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте, Росгвардия һәм Роспотребнадзор вәкилләре катнашуы планлаштырыла.
Семинар-практикум 2020 елның 23 июлендә 11.00 сәгатьтә узачак. Ул якынча 2-2, 5 сәгать дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев