Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларның яртысы диярлек тән мөмкинлекләрен киңәйтә торган гаджетка күчәргә әзер

Республикада яшәүчеләрнең 36,5 үзләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә торган робот булуын теләр иде.

Татарстан халкы ясалма интеллект булдыруга һәм көндәлек тормышта роботлар барлыкка килүгә уңай карый. Бу хакта «ПромРейтинг» агентлыгы тикшеренүендә әйтелә.
Агентлык материалларында күренгәнчә, Татарстан халкының яртысыннан азрагы, мөмкинлек булганда, үз организмына тән мөмкинлекләрен киңәйтә торган имплантат-гаджетны (49%) кертүгә батырчылык итәр иде. Шул ук вакытта респондентларның өчтән бер өлеше (41,4%) үз организмының яхшыруын кулай дип саный". 
Сораштыру нәтиҗәләре буенча, республика халкының 42,2 проценты кешене автомобиль, поезд һәм самолет кабиналарында роботка алыштыру идеясен хуплый. Респондентларның 36,5 проценты үзләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм иткән робот булуын теләр иде. Шуның белән бергә республикада яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы (54,3%) электрон җайланмалар һәм программа сервислары кешене мөстәкыйльлектән мәхрүм итә, дип саный. 
"ПромРейтинг"ның тикшерүе күрсәткәнчә, роботлаштыруны үстерү татарстанлыларны эшкә урнаштыру перспективалары буенча кайгырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев