Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстаннан армия хезмәтенә чакырылган хәрбиләрнең әти-әниләре җәмәгать оешмасына алабугалылар да мөрәҗәгать итә ала

Региональ хокук саклаучы җәмәгать оешмасы "За сыновей" дип атала. Анда 8(843) 277-39-73, 8-917-857-15-27 телефоны буенча теләге булган һәркем шылтырата ала.

Мөрәҗәгать итү бушлай һәм аноним.

- Безнең оешма берничә ел дәвамында армиягә чакырылучыларның гаиләләре өчен бушлай семинарлар үткәрә. Анда аларга законнар һәм оборона министрлыгы приказлары аңлатыла. Узган елда безгә 400дән артык граждан мөрәҗәгать итте. 2011 елда Таҗикстанда хәрби йөк машинасы белән булган авария өчен хөкем ителүче Аксубай солдатын туган ягына кайтаруга ирештек.

Кызганыч, ТРның күпчелек район үзәкләрендә, поселок һәм авылларында яшәүчеләр безнең оешманың барлыгын да белми һәм бушлай юридик ярдәм ала алмый, - ди Координацион үзәк рәисе Нина Писанова.

Оешмага sm.podmoga@gmail.ru адресы буенча электрон почта аша да мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев