Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстаннан армиягә чакырылучы 20 егет Президент полкында һәм фәнни ротада хезмәт итәчәк

РФ Оборона министрлыгының Президент полкына һәм фәнни ротага Татарстаннан егетләрне чакырылышка бер мәртәбә туплыйлар.

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучы 20 егет Мәскәү Кремле Комендант Хезмәтенең Президент полкында һәм Краснодар краендагы «ЭРА» технополисында хезмәт итәчәк. Егетләрне армиягә ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин озатты. 
Погодин сүзләренчә, Президент полкында һәм фәнни ротада хезмәт итү — зур горурлык. Хезмәт вакытында егетләр хәрби һөнәр үзләштерә, сафта йөрү һәм башка күнекмәләр ала. 
Булачак солдатларны офицерлар сайлаган. Алар Казанга махсус шуның өчен килгән. 
Президент полкына алынучыларның тышкы кыяфәте һәм физик әзерлеге бәяләнә. Моннан тыш, булачак солдатның полициягә китерелүе, татуировкалары, битендә яра эзләре булмаска, ә сөйләме чиста булырга тиеш. 
Фәнни рота өчен төп күрсәткеч — югары белем булу. 
РФ Оборона министрлыгының Президент полкына һәм фәнни ротага Татарстаннан егетләрне чакырылышка бер мәртәбә туплыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев