Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстаннның күп балалы гаиләләре дәүләт программасы буенча фатир алды

Фатир ачкычлары 46 гаиләгә бирелде. 

Татарстан Хөкүмәте 46 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итте. Бирелгән торакларның гомуми мәйданы 4,3 мең кв.м. тәшкил итә. 68 фатир Дәүләт торак фонды тарафыннан «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзелгән. 

«Күп балалы гаиләләрдән үрнәк алырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов яңа йорттан фатир алучыларга килгәч.

Кайбер күп балалы ата-аналар берьюлы берничә торак мәйдан алды. Мисалга, Яшел Үзән районының ун балалы гаиләсе берьюлы дүрт фатир алган — ике ике бүлмәле һәм ике бер бүлмәле. 

Моңа кадәр Госжилфонд «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча 255 фатирлы йортны куллануга тапшырган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев