Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның алты балалар бакчасы ата-аналарга бушлай консультация үзәкләре оештырган

2019 елда Татарстанның алты балалар бакчасы “Балалы гаиләләргә ярдәм итү” федераль проектында җиңгән.

Әлеге проектМәгариф илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Җиңүчеләр арасында – Казанның Яңа Савин районындагы 151нче, Мәскәү районындагы 403нче балалар бакчалары, “Егоза” белем бирү үзәге һәм Чаллы шәһәренең 95нче “Балкыш”, 12нче “Гусельки” һәм 105нче “Дюймовочка” балалар бакчалары бар. Аларда ата-аналар өчен балаларга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре буенча консультация үзәкләре ачылды. Шулай ук әлеге үзәкләрнең белгечләре күчмә консультацияләр дә оештыра – ерак торак пунктларда яшәүче ата-аналар белән очрашулар үткәрә.

2019 елда 18 яшькәчә балалары булган ата-аналарга барлыгы 120 200 консультация уздырылган. Бу эш 2020 елда да дәвам итә. Консультация үзәкләренең эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны балалар бакчаларының сайтларыннан карап белеп була.

Әлеге проектка федераль бюджеттан 21,2 миллион сумнан артык субсидия бүленгән, Татарстан бюджетыннан – 4,9 миллион сум һәм 3,8 миллион сум күләмендә оешмаларның бюджеттан тыш чаралары да җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев