Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның алты районы яңа ел бәйрәмнәрендә туристларны ташламалы программа буенча кабул итәчәк

«1000 и 1 удовольствие» дип аталган программа кысаларында туристлар республика территориясе буенча 3 мең сумга ике көн сәяхәт итә ала.

Татарстанның алты районы яңа ел бәйрәмнәрендә туристларны «1000 дә 1 рәхәтлек» ташламалы программа буенча кабул итәчәк. Бу хакта ТРның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итә. 
Иванов сүзләренчә, программа үз эшен дәвам итә, тик яңа ел бәйрәмнәренә аның бәясе үзгәрә. 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр сәяхәт бәясе бер кешегә 3 мең сум тәшкил итә. Программада алты район катнаша, аларның һәрберсендә программалар кышны исәпкә алып үзгәртелгән. 
Исегезгә төшерәбез, программа 2020 елның 1 июнь аеннан гамәлдә. Июнь-сентябрь айларында тәкъдим ителгән маршрутлар буенча 500 сәяхәт үткәрелгән. 
«1000 дә 1 рәхәтлек» программасының яңа ел версиясенә Болгар, Алабуга, Чистай, Балык Бистәсе, Саба һәм Кукмара районнары кертелгән. 
Январь бәйрәмнәре вакытында ике көнлек сәяхәт бер кешегә 3 мең сумга төшәчәк. Бу бәягә ике көн дәвамында кунакханәдә яшәү (бер төн кунуны исәпләп), иртәнге аш, ике төшке аш һәм ике экскурсия керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев