Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан артистлары һәм блогерлары «Зур этнографик диктант» язачак

Әлеге проект халыкның грамоталылыгын үстерү максатыннан үткәрелүче "Тоталь диктант"ның дәвамы булып тора.

3 ноябрь көнне сәгать 11дә "Зур этнографик диктант"та катнашучылар өчен ТР Халыклар дуслыгы йортында зур оффлайн-мәйданчык булдырылачак. Әлеге мәгьлүмат белән ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов уртаклашты. 
Шәрипов сүзләре буенча, мәйданчыкка танылган артист һәм блогерлар, башкаручылар, министрлык һәм ведомство, төрле җәмәгать оешмалары җитәкчеләре чакырылган. 
Әлеге проект халыкның грамоталылыгын үстерү максатыннан үткәрелүче "Тоталь диктант«ның дәвамы булып тора, дип ассызыклады спикер. 
«Зур этнографик диктант» 3-8 ноябрьдә онлайн-режимда үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев