Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның авыл хастаханәләре ТР Президентыннан яңа машиналар алды

Ачкычларны тапшыру тантанасы республиканың ЮХИДИ Идарәсе янындагы мәйданда үтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хастаханәләренә яңа машиналар тапшырды. 

Барлыгы район хастаханәләренә 88 машина бирелде. Әлеге транспорт чаралары «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә тапшырылды.

Ачкычларны тапшыру тантанасы республиканың ЮХИДИ Идарәсе янындагы мәйданда үтте.
Миңнеханов пандемия шартларында эшләргә туры килгән медицина өлкәсе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. 

«2020 ел безгә сәламәтлек саклау системасының катлаулы хәлләргә никадәр әзер булуын күрсәтте. Сез короновирус инфекциясенә лаеклы каршы тора алдыгыз», — дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Машиналар федераль бюджет исәбеннән сатып алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев