Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның авыл хуҗалыгы үзәге уҗым культураларының салкыннарга тотрыклылыгын арттыру ысулларын атады

Белгечләр фикеренчә, республика аграрийларына үсемлекләргә кышкы салкыннарны кичерергә ярдәм итү мөмкинлеген кайгыртырга кирәк. 

Республикада 9 сентябрьгә 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар 414 мең га мәйданда чәчелгән, бу фараз күрсәткеченә карата 78,1% тәшкил итә (530,2 мең га).
Учреждение белгечләре көзге культураларның түбән температураларга тотрыклылыгын арттырырга мөмкинлек бирүче чаралар тәкъдим итә.

Республикада сентябрьнең беренче декадасы ахырына көзге культуралар шытымнар фазасында. Үсемлекләр саны 120дән 550 данә/м2гә кадәр, орлыкларны эшкәртү тирәнлеге 3тән 8 см га кадәр, үсемлекләрнең биеклеге 2дән 11 см га кадәр.

2022 ел уңышы өчен чәчелгән көзге культураларның төп элгәрләре булып чиста һәм сидераль парлар, кузаклы һәм берьеллык үләннәр тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев