Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар

Бәйгедә авыл мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары катнаша ала. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучыларын «АгроНТИ — 2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра.

Бәйге өч яшь категориясе һәм биш юнәлеш буенча үткәрелә.

Конкурсның максаты — авыл мәктәпләрендә укучы яшьләрне милли технологик инициативаның технологик приоритетлары өстендә эшләүгә җәлеп итү.
Конкурста катнашу өчен kids.agronti.ru рәсми сайтта гариза тутырырга кирәк. Һәр катнашучы барлык дүрт юнәлеш буенча теркәлергә мөмкин. Һәр юнәлеш буенча ситуацион бурычлар яки тестлар тәкъдим ителде.

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлегендә 8800441670 кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин.

Читтән торып һәм көндезге региональ этапларны уздыру өчен мәйданчыкларның берсе — Казан дәүләт аграр университеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев