Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның банкротлыкка чыккан банкларының вкладчыларына 300әр мең сум акча түләнәчәк

Яңа түләүләр турында карарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган киңәшмәдә кабул итте.

Республика ярдәм фонды 1 сентябрьдән Татарстанның банкротлыкка чыккан банкларының вкладчыларына 300әр мең сум акча түли башлаячак. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә дә ярдәм күрсәтеләчәк. 
Яңа түләүләр турында карарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган киңәшмәдә кабул итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә караганда, якынча 2 миллиард сум күләмендә түләүләрне 6,1 меңнән артык гариза бирүче алган инде. Шул ук вакытта 55 процент кеше кайчандыр югалган акчаларны тулысынча алган. Яңа ярдәм чараларын гамәлгә керткәннән соң, андый кертем кертүчеләрнең саны 68 процентка җитәчәк. Республика ярдәм фонды 2017 елда ТР Президенты Указы белән Татарстанның финанс оешмаларының банкротлыгыннан зыян күргән затларга ярдәм итү өчен оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев