Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның барлык укучылары да «Мин – мәктәп укучысы» кушымтасыннан файдалана ала

Кушымтаны рус һәм татар телләрендә йөкләтеп алырга мөмкин.

«Мин — мәктәп укучысы» мобиль кушымтасы Татарстанның барлык 447 мең укучысы өчен дә ачык кулланылышта. Кушымтаны IOS һәм Android платформаларында рус һәм татар телләрендә йөкләтеп алырга мөмкин. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
Кушымта тест режимында 1 сентябрьдә эшли башлады. Суперсервис республиканың җиде муниципалитетында 500 укучы өчен мөмкин булды. Тестлаштыруда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Иннополис, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында урнашкан 10 Татарстан мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары катнашты.
Ачыкланганча, укучылар өчен электрон көндәлек һәм расписание функцияләре аеруча файдалы булып чыккан. Укытучылар фикеренчә, яңа сервис — укучылар белән аралашуның уңайлы һәм мобиль ысулы.
Моннан тыш, «Мин — мәктәп укучысы» суперсервисын ата-аналар өчен әзерләнгән «Белем бирү картасы 2.0» кушымтасы белән интеграцияләргә планлаштыралар. Укучыларның ата-аналары шәхси кабинетта баланың мәктәпкә кайчан килүе турында мәгълүмат, мәктәп ашханәсендәге менюны белә алачак һәм баланың туклану рационына төзәтмәләр кертә алачак.
Сервис Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча булдырылган. Укучылар edu.tatar.ru электрон көндәлегеннән файдалана, өлгереш динамикасын күрә, нинди фәннәргә күбрәк игътибар бирергә кирәклеге турында белешмәләр ала ала. Сервис укучыларга өйгә бирелгән белемнәрне үтәргә ярдәм итә, укытучының аңлатмаларын күрсәтә һәм дәрес темасы турында хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев