Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов фикеренчә, вакцинациядән башка эпидемияне җиңү авыр булачак

Бүген «туры элемтә» барышында Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрнең кайбер категорияләрен мәҗбүри вакцинацияләү турындагы сорауга җавап бирде.

Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры профессор Рөстәм Хәсәнов Россия Президенты Владимир Путинның мәҗбүри вакцинация турындагы фикерен хуплавын белдерде. 
«Россия Президентының «туры элемтә» вакытында әйткән фикере белән килешәм. Эпидемия күтәрелгән очракта, төбәк җитәкчеләре мәҗбүри вакцинация кертергә хокуклы, бигрәк тә хәвеф төркемнәре өчен. Вакцинациядән башка эпидемияне җиңү авыр булачак. Мин үзем дә коронавируска каршы вакцина ясаттым», — диде ул.
Рөстәм Хәсәнов ил күләмендә мәҗбүри вакцинация кертелү кирәк дип саный.
Бүген «туры элемтә» барышында Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрнең кайбер категорияләрен мәҗбүри вакцинацияләү турындагы сорауга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев