Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның өч медицина хезмәткәре Пирогов ордены һәм Крымский медале белән бүләкләнгән

Әлеге боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

Татарстаннан өч медицина хезмәткәре коронавируска каршы көрәшкә өлеш керткән өчен Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале белән бүләкләнгән. Мондый боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Кремль сайтында хәбәр ителгәнчә, Россия медицина хезмәткәрләренең кайберләрен коронавируска каршы көрәшкә зур өлеш керткән, үз-үзләрен аямыйча эшләгән һәм профессиональлек күрсәткән өчен югары медицина бүләге белән бүләкләнгән. 
Әлеге мактаулы исемлеккә 7нче Казан шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Луиза Губаева һәм Казанның профессор Агафонов исемендәге Республика клиник инфекция хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Динә Семенова кергән. Алар Пирогов ордены белән бүләкләнгән. 
Шул ук вакытта Лука Крымский медаленә Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Валентина Калачева ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев