Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның ике районында көчле җил ферма һәм йорт түбәләрен кубарып аткан

Табигый бәла-каза вакытында имгәнүче кешеләр булмаган. 

Кичә Актаныш районының Чалманарат авылында көчле җил ферманың түбәсен кубарып аткан.
15.47 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына шул хакта хәбәр иткәннәр.
Барлыгы 2,5 мең кв. метр түбәгә зыян килгән.

Давыл вакытында фермада терлекләр булмаган, аларны көтүгә чыгарганнар.

Моннан тыш, шул ук авылда шәхси йортның 180 кв.метр мәйданда түбәсенә зыян килгән. 

Табигый бәла-казада имгәнүчеләр булмаган.

Мамадышта көчле җил агачны аударган һәм 18 кв.метр мәйданда йорт түбәсен куптарган. 
Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев