Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан «Җитештерүчәнлек векторы» форумында тәҗрибә уртаклашты

Форум Рязань шәһәрендә узды.

ТР икътисад министрлыгы «Җитештерүчәнлек векторы» төбәкара форумында катнашты. Бу хакта сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хәбәр итәләр. 
Очрашу Рязань шәһәрендә «ТехноНИКОЛЬ» корпорациясенең җитештерү мәйданчыгында узды. Көн тәртибендә эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм "Сакчыл җитештерү«не кертү кебек мәсьәләләр каралды.
Форумны Рязань өлкәсенең икътисади үсеш һәм сәнәгать министрлыгы, регионда милли проект операторы — компетенцияләр региональ үзәге ярдәмендә оештырды.
Татарстанны «ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры Марат Әхмәров, директор урынбасары Шамил Бәйрәмов һәм җитештерү процессларын оптимальләштерү бүлеге башлыгы Дмитрий Радайкин тәкъдим итте. РЦК исәбендә — төзелеш, химия сәнәгате, металлургия, азык-төлек сәнәгате, транспорт, машина төзелеше предприятиеләрендә уңышлы тәмамланган 44 сынау проекты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев